Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатта Халыкара өлкәннәр көнен билгеләделәр

Норлат авылында Өлкәннәр көнен ярминкә вакытында уздыру инде традициягә әверелде. Бу - бар халыкны бергә җыю өчен менә дигән мөмкинлек, бигрәк уңайлы: сатучысы да, алучысы да, тирә күрше авыл халкы да ел саен бирегә җыела.

Чараны җылы сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров ачып җибәрде:

- Әле ярый сез бар, хөрмәтле өлкәннәребез. Сез бит – дөнья тоткасы! Хәрберегезгә исәнлек, саулык телим. Гомер көзләрегез гел бүгенгедәй кояшлы, җылы булсын!

Ветераннар советы рәисе Роза Ягудина авылдашларыбызның МХОдә катнашучыларга бертуктамый ярдәм күрсәтүләрен, җиңүне якынайту өчен армый-талмый фидакарь хезмәт итүләрен билгеләп үтте.

Гөрләвек балалар бакчасына йөрүче нәниләр, үз куллары белән ясаган чәчәк гөлләмәләрен бүләк итеп, мәйданга җыелган өлкәннәребезнең күңелен күтәрде.

Бәйрәм Иделаръягы мәдәният хезмәткәрләренең моңлы, дәртле җырлары белән үрелеп барды. 

Шушы чарада катнашкан сәләтле, җырга-моңга, нәфис сүзгә оста Рамил Гобәйдуллин җитәкчелегендәге мәдәният хезмәткәрләренә, алып баручы Хөршидә Гайнуллинага салкын көзге көннәрдә өлкәннәребезнең күңелләрен җылытып, яшәртеп җибәрүләре өчен зур рәхмәт! Икенче елга да, дөньялар тынычланып, исәнлектә күрешергә насыйп булсын! Әмин!

Розалия Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев