Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Илендә мастер-класс

Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә, татар халкының милли ризыгы – кыстыбый пешерү буенча "Яшьлек" бию түгәрәгенә йөрүче кызлар, егетләр белән мастер - класс үткәргәннәр.

-Әлбәттә инде кыстыбыйны кызлар пешерде. Берничә кыз камырын җәйде, берничәсе табада кыздырып торды, берничәсе майлап бәрәңге болмыгын якты, - дип, оештырган бик күркәм әлеге чара турында сөйли Рәзинә Сәйфетдинова. - Кыстыбыйны дөрес әзерләү – ашамлыкның уңышы. Аны пешерү серләренә уңган кызларыбызны өйрәтеп тордык. Кыстыбыйны пешерү осталыгы, хәтта, егетләрне дә кызыксындырды. Алар күзләрен дә алмый карап утырдылар. Осталык дәресе бигрәк күңелле үтте һәм барлык катнашучылар өчен дә файдалы булды. Әгәр яшь буынны милли ашлар пешерергә, татар теле һәм мәдәниятенә өйрәтмәсәк, киләчәктә ничек милләтебезне саклап калырбыз соң без?! Шуңа күрә татар мәдәниятенең матурлыгын күрсәтү, яшьләрдә гореф-гадәтләребезгә кызыксыну уяту өчен төрле чаралар оештырабыз. Чара ахырында бу эшләребез дәвамлы булсын иде дип, кызлар пешергән кыстыбыйлар белән бергәләп чәй эчтек.

Афәрин, дуслар! Чынлап та, яшьләр катнашындагы мондый кичәләр бик тә кирәкле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев