Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кулы – алтын, теле – бал

Авыл клубы янында эшләп ятучы Михаил Гришаев турында шулай әйтергә була.

Авыл плотинасы янына куелачак агач скульптураларны ясарга алынган агач остасы Михаил кулыннан гөлләр тамдыра.

Белгәнегезчә, Каюм Насыйри Казан татарларының гореф-гадәтләре һәм ышанулары буенча фәнни хезмәт яза һәм татарларның мифологик образларын тасвирлап, алар турында төрле риваятьләр, легендаларны туп лап калдыра. Болар – Убыр, Абзар иясе, Кирәмәт, Су анасы, Су бабасы, Дию, Җен, Шүрәле һәм башкалар, барысы – 13 мифологик образ.
Каюм Насыйри хезмәте чыкканнан алып бары 40 ел узгач кына Тукай үзенең «Шүрәле»сен, «Су анасы»н иҗат итә. Менә ничек рухландыра Каюм баба бөек шагыйребезне!
Менә шушы 13 мифологик образ, агач сын булып, авыл плотинасы янына урнаштырылачак. Иң популяр сын яр буенда чәчләрен тарап утыручы Су анасы булыр, дип уйлыйбыз.
Без Михаилның хәлен белергә барган көнне талантлы сынчының эшләре белән танышырга бертөркем авылдашлар да килгән иде. Кызык бит, нәрсә майтарып ята икән бу чибәр егет?! Михаил иҗат иткән сыннар барыбызга да ошады, афәрин! Әмма Вакыт галиҗанәпләре кыса, өлгерсен генә инде!
Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев