Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кулларыннан гөлләр тама

Норлат авылының «Яшь йөрәкләр» оешмасына йөрүчеләр һәрвакыт тормышларына үзгәлек кертү өчен ни дә булса уйлап чыгара. Узган ялларны да алар нәтиҗәле итеп, аралашып уздырган.

-Әйе, узган ялларны да бергәләшеп, күңелле итеп уздырдык. Бу юлы кызлар белән вазалар бизәдек, - дип сөйли Ләлә ханым Хаҗипова. – Тырышканда кофедан бушаган банканы да искитәрлек матур итеп бизәп, вазага әверелдерергә була. Бүләк итәргә дә, үзең өчен чәчәкләр утыртырга да менә дигән! Рәхәт көн булды, эш барышын күрсәгез иде, бик мавыктыргыч, ул бизәкләр сайлау, хәтта сәйләннәр дә кулландык! Сөйләштек тә, һәрвакыттагыча юмор да үзебез белән булды. Көндез сәгать икегә җыелышкан идек, кичке алты җиткәнен сизми дә калдык. Кызларыбызның күбесе ураза тота, бөтенләй дә килмәсләр дип уйлаган идем. Ә киресенчә килеп чыкты – көн бик тиз узып китте. Һәм, һәрвакыттагыча, бу очрашуыбыз да нәтиҗәле дә, файдалы да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев