Кечкенә авылларның да проблемалары зур
Бишнә – районда иң зур авыл җирлекләренең берсе.
Сигез торак пунктта 734 кеше исәпләнә. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин чыгышыннан күренгәнчә, җирле хуҗалыклар – 274, бакчачылар саны 362не тәшкил итә, моннан тыш, 5 бакчачылык ширкәтендә 1076 участок бар, алар да проблема белән биредәге авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә. Димәк, эш бакча сезоны вакытында бермә-бер арта.
Башлык Илгиз Фәтхуллин хисабын йотлыгып тыңладык дисәң дә була. Ул һәр авылның тормышын яктыртты, уңышларын һәм проблемалы урыннарын күрсәтте. Тәфсилле, төгәл чыгышына «5» билгесе куярлык.
Бишнә шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр һәм кәҗәләр саны быел арткан. Авыл җирлегендә терлекләр саны буенча мондый тотрыклы тенденция соңгы биш елда саклана икән. Шулай да шатланырга иртәрәк.
– Игътибарыгызны шуңа юнәлтәсем килә: Бишнәдә 246 хуҗалык исәпләнә, ә сыерлар 26сында гына. 52 баш сыерның 60 проценты биш хуҗалыкта – Илһам Шакиров, Данияр Вәгыйзов, Рәмзил Вәгыйзов, Ренат Газизов, Илгиз Фәтхуллиннар гаиләсендә. 2022 елда гына да дәүләттән 365 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән. Быел субсидияне арттыру планлаштырыла. Биш крестьян-фермер хуҗалыгыбыз бар, – дип сөйли башлык.
Җирлекнең төп проблемасы – торак пунктлар арасында һәм авыл эчендә юллар булмау. Бишнә белән Берновые Кавалида гына асфальт юл катламы җәелгән. Җирлек юлларының гомуми озынлыгы 27,16 чакрым тәшкил итә һәм бары 6,4 чакрымы гына каты өслекле. Бу 23 процент тәшкил итә, биш ел элек әлеге күрсәткеч 8 проценттан ким булган. Җирлекнең кечкенә авылларына илтә торган һәм эчендәге юллар начар хәлдә. Бу мәсьәлә һәр җыенда күтәрелә, халык кая гына шикаять белән мөрәҗәгать итми. Авыл җирлеге бюджетында юллар төзүгә акча юк. Килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы — федераль максатчан һәм торак пунктлар эчендәге юлларга вак таш җәю буенча муниципаль программага керү. Гомумән, кечкенә авылларның да проблемалары зур шул.
Мәсәлән, Берновые Кавалида эчәргә яраклы су кышын бөтенләй юк. Территориядә ике су скважинасы бар, ләкин ул салкында ката. Узган елларда аны төзәтеп, берәр идарәче компаниягә тапшырырга теләгәннәр. Әмма кайберәүләр, без аны үзебез төзедек, дип, килешүгә кул куюдан баш тарткан. Һәм бүгенге көндә аны эшләтү өчен тотылган электр энергиясенә авыл җирлеге дә һәм халык та түли алмый. Узган ел җыенда су челтәрен төзү өчен 2000 сумнан үзара салым җыярга карар кылган булганнар. Әмма берәү дә түләмәгән. Шулай булгач, проблемалар чишелми, ачык калган. Ә бит соңгы елларда авыл үсә. 29 гектарга 150 участок бар, аларда 130 йорт салынган. Һәм төзелеш дәвам итә. Җирлек мәгълүматлары буенча биредә пропискада 89 гына кеше булса да, ел әйләнәсендә 300 кеше яши.
Бу урында Рус-Мари Кавалы һәм Гремячий Ключ авылын үрнәк итеп күрсәтәсем килә. Монда да шул ук проблемалар бар. Узган ел һәр кеше башына 2000 сум күләмендә үзара салым акчасын 100 процент тапшырганнар. 512 500 сумга зират тирәли койма тотканнар.
Гремячий Ключ авылына да тукталып китим әле. Биредә элек берәү булса, хәзер җиде кеше яши. Бакчачылар авылы булып санала. Үз көчләре белән Үзәк урамны төзекләндергәннәр. 2022 елда үзсалым акчасына – 1 млн 85 мең сумга 650 метр су челтәре салганнар. Халык 217 000 сум акча җыйган. Төп иганәчеләре....
Дәвамын газетабызныэ 17 февраль санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев