Сәламәтлек – кешегә табигать биргән иң зур байлыкларның берсе. Аны саклау өчен һәр көнне үзебездән кечкенә генә адымнар ясау да җитә: дөрес туклану, саф һавада йөрү, хәрәкәтләнү һәм, әлбәттә, табигый витаминнарга бай ризыкларга өстенлек бирү.
Кече Шырданда табигый витаминнар, файдалы ризыклар һәм сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алыштылар. Һәркемнең үз тәҗрибәсе, үз киңәше бар иде. Кемдер җәй дәвамында шифалы үләннәр җыеп, аларны кышка киптереп куя. Кемдер бакчасында үстергән яшелчәләрне гаиләсе белән ел дәвамында кулланырга тырыша. Ә җиләк-җимеш исә күпләрнең көндәлек табынында аерылгысыз урын алып тора.
Табигатьнең һәр фасылы үзенең файдалы нигъмәтләре белән сөендерә. Ә көз – аеруча муллык чоры. Бакчаларда алмалар өлгерә, яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең иң матур чагы җитә. Өстәлдәге һәрбер җимештә туган җиребезнең бәрәкәте, табигатьнең муллыгы чагыла.

Көзге алманы гына алыйк. Ул тәмле булуы белән бергә, организм өчен файдалы булган витаминнар, микро- һәм макроэлементларга бай. Яңа өзелгән алма белән чәй эчү, аны гаилә белән бүлешеп ашау – үзе бер күңелле гадәт. Ә авыл җирендә бакчада үскән җимешнең кадере аеруча зур: ул үз кулларың белән үстерелгән хезмәт җимеше бит.
Очрашуда авыл башлыгы Ирада Гыйззәт кызы алып килгән алмалар барлык катнашучыларның күңеленә хуш килде. Аларның тәме дә, файдасы турында сөйләшү дә әлеге чарага аерым бер җылылык бирде.

- Бу очрашу барыбызга да бер хакыйкатьне тагын бер кат искә төшерде: сәламәтлекне саклау ерактагы катлаулы чаралардан түгел, ә көндәлек тормыштагы гади гадәтләрдән башлана. Ә табигатьнең үзеннән килгән витаминнар – шул юлдагы иң якын һәм кадерле ярдәмчеләребезнең берсе, – дип белдерделәр Кече Шырдан авылында.
Нет комментариев