Кече Шырдан авылы мәдәният йортында Өченче ачык шахмат-шашка ярышы уздырганнар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырдан авылы мәдәният йортында Өченче ачык шахмат-шашка ярышы уздырганнар

Авыл мәдәният йорты музей-китапханә белән берлектә инде традициягә кереп баручы Өченче ачык шахмат-шашка турниры уздырды.

- Әлеге турнир Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланды һәм ул мәктәп укучылары арасында оештырылды.
Беренче урынга очколар тигез булу сәбәпле 2 укучы чыкты: Нигъматуллин Ислам һәм Нуруллин Нияз.
Барлык катнашучыларга да грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Быел теләге булган олыларны да чакырган идек. Җиңүче исемен Котдүс Рахматуллин яулады. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт, - дип яза Гүзәл Минһаҗева.


Нет комментариев