Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Юл хәрәкәтенең яшь инспекторы иминлек өчен!»

Әйшә урта мәктәбенең педагоглары, яшь инспекторлар отряды, ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп янында «Юл хәрәкәтенең яшь инспекторы иминлек өчен!» дип исемләнгән акция уздырды.

Аның барышында юл хәрәкәтендә катнашучыларга белешмәлекләр тапшырылды, машина йөртүчеләр белән балаларны тоту җайланмаларын мәҗбүри файдалану турында аңлату эшләре алып барылды, җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында искә төшерделәр һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар кию кирәклеге турында аңлаттылар.

Бу хакта Яшел Үзәннең ЮХИДИ хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев