Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

01 05 – 11 сентябрь атнасында янгын сүндерүчеләр 22 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 9ы ялган булган.

2 тапкыр эчке эшләр бүлеге, 1 тапкыр газ хезмәте һәм 2 тапкыр ашыгыч медицина ярдәме белән хезмәттәшлек иткәннәр. 3 янгын очрагы теркәлгән.

«70 лет Октября» бакчачылыгында 10 кв.м мәйданда чүп янган.
Васильево бистәсенең Спортивная урамындагы йортта балкон һәм зал тәрәзәсенең пластик рамы янган. Төтен белән агуланган фатир хуҗасы – 93 яшьлек карчыкны госпитализацияләгәннәр. Күршеләр сүзенә караганда, фатирда иконалар, алар каршында шәмнәр бик күп булган һәм янгынның шулардан чыгуы мөмкин.

 
Шулай ук, Васильевоның Калинин урамында шәхси йортның чормасы, өлешчә стеналары янган – 40 кв.метрга зыян килгән. Ут электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне үтәмәүдән чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев