Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Замирә Рәҗәпова иренә смслар язган туташ турында: «Тәмугтан ким булмаячак, минем белән бәйләнешкә керергә киңәш итмим»

Замирә Рәҗәпова интернетта кызыклы пост урнаштырган. Анда ул ире Макска бер хатынның смс язуын, мөнәсәбәтләр тәкъдим итүен яза.

«Бу хатынның минем структурада менеджер булып эшләгән кеше булуы шаккатырды. Ул мине белә, минем белән аралаша. Карап торышка бик тыйнак, аның турында алай уйлап та булмый.

Ул Максның гаиләсе, балалары булуын белүе турында яза. Әмма аңа Макс ошый икән. Көчле аргумент шул. Мондый кешеләр нәрсә уйлап шундый юлга бара икән? Бәхетле буласылары киләме? Көнләшүме? Көнчелекме? Хайван инстинктымы? Бозыклыкмы? Нәрсә бу?

Ирем белән бер-беребезгә ышанабыз, безнең серләребез юк, телефонда, социаль челтәрдә дә парольләр юк.

Әгәр ир-ат җавап бирсә... Алай да булырга мөмкин, моннан беркем дә «сакланмаган». Шулай ук без дә. Бу нәтиҗә күпләр өчен катастрофа булачак. Уздык, беләбез. 15 ел узды, әле дә, искә төшкәндә, «каз тәннәре» чыга. Бар кеше дә зыян күрәчәк: ир, аның хатыны, балалар, ата-аналар – бер азгын аркасында күпме кеше травма ала. Аңа ошый икән…

Бу турыда язаргамы, юкмы, дип озак уйладым. Язарга булдым. Әгәр сез өйләнгән һәм кияүгә чыккан кешегә күз салгангансыз икән, миллион тапкыр уйлагыз. Зина кылучылар тәмугта яначак. Кисәтеп куям, киләсе юлы постны фото һәм паспорт мәгълүматлары белән куям. Мин моны булдыра алам. Тәмугтан ким булмаячак, минем белән бәйләнешкә керергә киңәш итмим», – дип язган алып баручы. 

Матбугат ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

14

5

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ирегез узе Аның белән очрасасы килсә сез берни эшли алмассыз

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин энисе белэн улы дип уйладым боларны.