Узган атнада Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 25 җинаять теркәлгән
Яшәеш

Узган атнада Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 25 җинаять теркәлгән

Шуларның 12се – шәһәрдә, 6сы районда булган. 8 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә алдан уйлап зыян китерү очрагы, 12 урлау, 1 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт булган.

Карамалы Тауның Панфилов урамында 41 яшьлек ир, элек хөкемдә булган 40 яшьлек ирнең башына өстәл аягы белән суккан. Нәтиҗәдә, башына кан сауган ирне Казан хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә салганнар.

Октябрьский бистәсенең Беренче Май урамында спиртлы эчемлек кулланган шешәдәшләр арасында ызгыш чыккан. Нәтиҗәдә, 23 яшьлеге, оборона максатыннан артык тырышып ташлаган һәм 33 яшьлек шешәдәшенә тән җәрәхәтләре ясаган.

Паратская урамындагы кибеттән, элек хөкемдә булган 44 яшьлек ир, 15 данә шоколад урлаган. Зыян суммасы – 2994 сум.

Тикшерү барышында Осиновоның Садовая урамында 46 яшьлек ике һәм 41 яшьлек бер ирдән 38,11 грамм наркотик матдә табып алынган.

Шәһәрнең Ленин урамында 22 яшьлек ир 37,42 грамм наркотик матдә белән тотылган. 


Нет комментариев