Яшел Үзән

Төркиядә узучы бизнес-форумда Яшел Үзән делегациясе 

Төркиядә узучы «Татарстан-Төркия» бизнес-форумында Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин да катнаша. 

Безнең делегация ике көн эчендә потенциаль инвесторлар белән 20ләп очрашу үткәргән. Төркия вәкилләрен «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы кызыксындырган. Перспектив юнәлеш­ләр буларак авыл хуҗалыгында эшкәртү, автокомпонент һәм машина төзелеше җитештерү тора.

Фото: https://vk.com/vtemezd студия "ПАРАТСК"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: