Бу хакта ТР Гидрометцентры хәбәр итә.
Республика буенча 11–20 октябрь аралыгында климатик норма +5,4 градуска, ә Казан өчен +5,8 градуска тигез. Шулай итеп, уртача температуралар +10,4 һәм +10,8 градусны тәшкил итәчәк.
Әлегә кадәр синоптиклар төбәктә октябрьнең беренче декадасы климатик нормага якын булачак дип фаразлаган иде. Соңрак «Татар-информ» төбәккә атмосфера фронты белән җылы, әмма яңгырлы һава вакытлыча килүе турында язган иде.
Нет комментариев