Татарстанда күп балалы гаиләләрдә балаларны санау өчен яңа индикатор кертеләчәк
Хәзер һәр бала аерым графта язылачак.
Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләрдә балаларны санау өчен яңа индикатор кертеләчәк. Бу хакта Татарстанның Статистика хезмәте җитәкчесе Наталья Гатауллина ТР Социаль-икътисадый мониторинг комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Спикер билгеләп үткәнчә, милли «Демография» проекты белән билгеләнгән төп максат балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме бирү. Яшь, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә зур игътибар булачак.
«Шуңа бәйле рәвештә яңа индикатор - икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар туу коэффициентын формалаштыруның әһәмияте бар», - диде Наталья Гатауллина.
Хәзер һәр бала аерым графта язылачак. Исегезгә төшерәбез, элек икенче һәм алдагы балалар статистикада бергә исәпкә алынган, шулай ук бер юлда гына язылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев