Яшәеш

Татарстанда 107 меңнән артык кеше финанс грамоталылыгы буенча зачет тапшырган

6–27 октябрьдә узган IX Бөтенроссия финанс грамоталылыгы онлайн-зачетында Татарстаннан 107 меңнән артык кеше катнашкан. Гаилә зачетында республика данын 2,7 меңнән артык команда яклаган. Бу хакта Россия Банкының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан буенча Милли банк идарәчесе Марат Шәрифуллин билгеләп үткәнчә, финанс грамоталылыгына кызыксыну арткан: катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк булган.

Мәктәп укучылары өчен аерым олимпиада зачеты оештырылган. Республикадан 47 укучы җиңүче булган. Алар «Югары сынау» Бөтенроссия олимпиадасының финалында катнашу мөмкинлеге алачак.

Өлкәннәр акча туплау һәм финанс мошенникларыннан саклану турындагы сорауларны уңышлы үтәгән. Ә үз эшен ачуга кагылышлы биремнәр күпләргә кыенлык тудырган. Укучылар мәгълүмати куркынычсызлык һәм салымнар темаларын яхшы үзләштергән, ә инвестицияләр һәм иминиятләштерү буенча сораулар катлаулырак булган.

Россия буенча онлайн-зачетта барлыгы 2,5 миллионнан артык кеше һәм 100 меңнән артык гаилә командасы катнашкан.

КП Казань


Нет комментариев