Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Руслан Кираметдинов: «Балаларыма үзем теләгән кадәр игътибар, тәрбия бирә алмыйм…»

- Халык шундый кызык ул. «Балаларыңны кара, янәшәләрендә бул», – дип язалар. Менә шундый кешеләрне мин каршыма утыртып аңлатыр идем: мин балаларым белән бергә яшәмим, аларга тәрбия бирә алмыйм…

«Балаларыма тәрбия бирә алмыйм»

- Балаларыңның хәлләре ничек?

- Әйбәт. Әле кичә Ясминә кичке 9да шалтыратып ята иде: «Әти, сагындым сине», – дип.

- Син хәзер аларның тормышында ничә процент бар, Руслан?

- Үзем теләгән кадәр түгел, кызганычка… Халык шундый кызык ул. «Балаларыңны кара, янәшәләрендә бул», – дип язалар. Менә шундый кешеләрне мин каршыма утыртып аңлатыр идем: мин балаларым белән бергә яшәмим, аларга тәрбия бирә алмыйм… «Воскресный папа» булып, ялларда күрешкәндә генә мин аларга нәрсә өйрәтим, әйтегез әле… Мине ул әйбердән мәхрүм иттеләр.

Балаларым да моңа бик борчылалар. Ялтыравык алып биреп кенә юатып булмый бит ул баланың күңелен. «Балаларыңны карамыйсың» дип язучы кешеләргә шуны гына әйтәсем килә. Мин балаларыма үзем теләгән кадәр игътибар, тәрбия бирә дә, алар тормышында була да алмыйм. «Аерылдык та балаларны барыбер үзем карыйм» дигән әйбер – әкият ул. Алай берничек тә була алмый. Аерылгансың икән, син инде балаларыңның тормышында кечкенә генә өлеш калдың дигән сүз… Иллюзияләр ул аерылгач та әйбәт әти булып калу.

Әниләре үзе дә гел гастрольләрдә, кайтып та кергәне юк. Безнең балаларны аның сеңлесе карый. Ул болай да авыру, йөрәгендә аппарат тора. Бер ул гына ничек җитешеп карап бетерә алсын балаларны? Алар хәзер татар телен оныттылар. Минем белән яшәгәндә татарча матур итеп сөйләшәләр иде. Камил азрак белә әле, ә Ясминә бөтенләй татарча белми хәзер. Миңа килгәч: «Монда татарча сөйләшәбез», – дим инде мин аларга.

Ялларда алып киләм. Әни килгән саен кунак итеп җибәрә, бәлешләрен, өчпочмакларын пешереп. Әни дә сагына. Бу – җиңел түгел, барысын да без бары тик үзебез генә беләбез.

- Камил белән Ясминәне кая да булса йөртү мөмкинлегең дә юкмы? Берәр түгәрәкләренә булса да, мәсәлән.

- Элек йөрттем, бакчасына да үзем илтә идем. Хәзер мин дә гастрольләрдә… Алай була да алмый инде ул хәзер. Чөнки әниләре белән аралашмыйм.

(Кыскартып алынды)

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Билгеле, Руслан ботенесен ачыктан - ачык, дорес итеп язган... Бэбкэчлэренен язмышлары шулай инде, нишлэтэсен. Эле бергэ торган кешелэрнен кайберсе нэкъ шулай яши, бу буталчык доньяда. Аллага тапшырдык инде.