Рәис Яшел Үзәндә беренче катнаш суыткыч агентлы компрессорларны җибәрүгә старт бирде
Яшәеш

Рәис Яшел Үзәндә беренче катнаш суыткыч агентлы компрессорларны җибәрүгә старт бирде

Рәис Яшел Үзәндә эре тоннажлы сыекландырылган табигый газ (СТГ) өчен компрессор агрегатлары җитештерүче «Казанькомпрессормаш» предприятиесенең җыю-сынау комплексында булды.

Егәрлеге 112 МВт булган катнаш суыткыч агентлы компрессорлар — эре тоннажлы сыекландырылган табигый газ җитештерү өчен иң мөһим җиһазларның берсе. Моңа кадәр мондый агрегатлар Россиядә җитештерелми иде.

ТР Рәисе матбугат хезмәте

Тантаналы чарада «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер (видеоконференция аша), Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге чараның илнең технологик лидерлыгын тәэмин итүдә тагын бер мөһим адым булуын ассызыклады. Ул җыю-сынау комплексының эшен Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елның июнендә башлап җибәрүен искәртте.

ТР Рәисе матбугат хезмәте

 — Бүген объектның мөмкинлекләре конкрет җитештерү нәтиҗәләре белән расланды. Бу җиһазлар — безнең ил өчен уникаль. Хәзер предприятие алдында җаваплы бурыч тора — декабрьгә кадәр икенче технологик линия өчен агрегатлар җитештерү, — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Видеоконференция аша чарада катнашучыларга «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер мөрәҗәгать итте.

Предприятиенең сынау стендында беренче җиһазларны эшче мохит кулланып, максималь йөкләнешләр шартларында сынау уңышлы үткәрелде. Бу уникаль методикаларны «Казанькомпрессормаш» белгечләре эшләгән һәм аларның Россиядәге практикада аналоглары юк.

Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте


Нет комментариев