Казанда такси сервислары эшендә массакүләм өзеклек
Яшәеш

Казанда такси сервислары эшендә массакүләм өзеклек

Бу хакта Казан халкы хәбәр итә. «Татар-информ» хәбәрчеләре дә машина чакыра алмауга юлыкты.

Кулланучылар сүзләренчә, теләсә кайсы популяр кушымта аша такси чакыру мөмкин түгел. Шоферлар исә техник кимчелекләргә зарлана.

«Яндекс Go» кушымтасы аша машина чакырганда: «Хәзер үк такси чакырып булмый. Биш минуттан соң карап карагыз», — дигән хәбәр чыга.

«Яндекс» Рязань өлкәсенең Сасово шәһәрендә һәм Калугада урнашкан мәгълүмат эшкәртү үзәкләренең җитди зыян күрүен таныды. Компаниядә әйтелгәнчә, җиһазларның эшен торгызу вакытларын әйтү бик катлаулы.


Нет комментариев