Алексей Александрович — яшь, әмма инде бик тәҗрибәле һәм максатчан табиб.
Ул:
- Казан дәүләт медицина университетын (педиатрия факультетын) кызыл диплом белән тәмамлаган.
- Оториноларингология буенча ординатура үткән, ә 2025 елдан аспирантурада укывын дәвам итә.
- Казанның әйдәп баручы клиникаларында эшләргә өлгергән: 1нче балалар шәһәр хастаханәсе, Нуриевлар клиникасы, «Миллениум клиник», шулай ук Балалар республика клиник хастаханәсенең балалар хирургиясендә эшләү тәҗрибәсе бар.
Алексей Александрович гадәти кысалардан чыгарга курыкмый. 2024 елда ул Аддис-Абебада (Эфиопия) стажировка үткән. Казан, Санкт-Петербург һәм Сириус шәһәрләрендә оториноларингология буенча конференцияләрдә даими чыгыш ясый, анда ишетү проблемаларын диагностикалау өлкәсендәге тикшеренүләрен тәкъдим итә.
«Яңа оператив катнашүләр һәм пациентларны диагностикалауда һәм дәвалауда заманча алымнар кертергә телим», — дип уртаклаша планнары белән Алексей Александрович.
ЗЦРБ
Нет комментариев