Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары итеп Денис Лулаков сайланды
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары итеп Денис Лулаков сайланды

Бүген шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сессиясендә депутатлар Денис Лулаковны Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары итеп сайлау тәкъдимен бертавыштан хупладылар.

Фото: ЯҮМР матбугат үзәге

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Денис Владиславович Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе вазифасын башкарган.

Моннан тыш, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча беренче урынбасары итеп Ленар Садриев билгеләнде.

ЯҮМР матбугат үзәге


Нет комментариев