Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу атнада Татарстанга янә 20 градуслы җылылык киләчәк

Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Европа территориясендә һәм Үзәк Европаның күп өлешендә өстенлек итүче чираттагы антициклон республикада ай ахырына кадәр урнашачак, дип билгелиләр синоптиклар.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 24 һәм 25 сентябрьдә, төбәктә антициклонның йогынтысы аркасында аз болытлы һава торышы сакланачак. Төнлә һава һәм туфрак температурасы - 0-5 градус, аерым районнарда  0-3 градус тәшкил итәчәк.

24нче сентябрь көндез Татарстанда әле салкын булачак - термометр баганалары +11-16 градус җылылык кына күрсәтәчәк. Ә менә 25нче сентябрьнең көндезге сәгатьләрендә һава температурасы җылына башлаячак һәм +15-20 градуска кадәр күтәреләчәк.

Пәнҗешәмбе, 26 сентябрьдә, безне сизелерлек җылы һава торышы көтә. Төнге сәгатьләрдә +1-6 градус, республиканың көньягында һәм көнчыгышында урыны белән -3 градуска кадәр туңдыру ихтималы бар, ә тәүлекнең якты вакытында +17-22 градуска кадәр җылытачак.

Атна ахырында, 27, 28 һәм 29 сентябрьдә, республикада термометрлар +5-10 һәм көндез +17-22 градус күрсәтәчәк. Явым-төшемнәр көтелми. Температура фоны норманы 3-5 градуска арттырачак, дип ачыклык керттеләр ТР Гидрометүзәктә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев