***
Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин сүзләренчә:
- 1 гыйнвардан бердәм пособие 6,8%ка артачак. Балалар өчен федераль яшәү минимумы 19 620 сум булса, айлык түләү 9 810, 14 715 яки 19 620 сумны тәшкил итәчәк (төбәк минимумының 50, 75 яки 100%ы).
- Йөкле хатын-кызларга түләүләр төбәк яшәү минимумыннан чыгып исәпләнәчәк — Татарстанда 18 740 сум.
- 1 февральдән бала туганда бер тапкыр түләү 28 450,45 сумнан 30 385,08 сумга, ә бала карау буенча минималь түләү 10 669,64 сумнан 11 395,18 сумга артачак.
- Йөклелек һәм бала табу буенча максималь түләү (140 көн) 1,1 млн сумнан артык булачак.
- 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча максималь айлык пособие 95,5 мең сумнан артык булачак.
Индексация проценты 2026 елның фактик инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнәчәк.
Нет комментариев