Әлеге пирог бик тәмле һәм хуш исле. Ә көрпәдән пешерелгәне – файдалы да.
Фото: ясалма интеллект
Камыр өчен он кирәкми, без бодай көрпәләрен кулланачакбыз. Алмаларның теләсә нинди сортлысы ярый. «Шарлотка»ны пешергәнче алманы атланмайда кыздырырга була. Әгәр аларга лимон суы сипсәң, алма каралмас. Табынга биргәндә өстенә дарчин (корица) сибегез, алма белән аның тәме бик туры килә, ә исееее...
Кирәк:
- кефир – 1 ст.
- йомырка – 3 данә
- көрпә – 2 ст.
- атланмай – 2 ч.к.
- шикәр комы – 6 а.к.
- разрыхлитель – 1 кап (11 гр)
- алма – 3-4 данә
Кефир белән разрыхлительне кушарга. Йомырка белән шикәр комын өстәп, блендер ярдәмендә бутарга. Көрпәне кушып, камырны яхшылап болгатырга. Алмаларны юып, чистартырга һәм нәзек кисәкләргә турарга. Табаны (форманы) атланмай белән майлап, алманы түшәргә. Өстенә камырны агызып, тигезләргә. 190 градускача кыздырылган мичтә 1 сәгать тирәсе пешерергә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Нет комментариев