Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ничек «Яшь тимурчы» булып киттем (редакциягә килгән хат)
Кыз бала булсам да, күбрәк малайлар төркеме белән дус идем. Нигәдер миңа аларның уеннары да, уенчыклары да күбрәк ошады. Курчакка күлмәк тегеп, әниле кызлы уйнап утыру минем өчен түгел...Бер вакыт агач кисәге, резинка һәм кер кыстыргычтан «рогатка» ясадык...
-
Дустың булса – шундый булсын! (гыйбрәтле язма)
Әлеге йөрәккә үтәрлек хәл Вьетнамда сугыш барганда булган. Бер авылда миссионерлар (дингә өндәүчеләр) төркеме яклавы астындагы ятим балалар йортына снаряд эләккән. Барлык миссионерлар, күпмедер авыл кешесе һәлак булган, берничә бала яраланган һәм алар арасында сигез яшьлек бер кыз бар икән.
-
Миегез юкмы? (гыйбрәтле язма)
***
-
Нигә кайбер кешеләрнең язмышы менә шундый икән?! (тормыштан)
19 яшендә инде өеннән китте ул. Без әле еламыйча ашый да алмаган чакта! Бу вакыт ул колледжда укый иде. Берсендә укудан кайтканда автобуста бер ир белән танышкан. 30 яшьлек! Бик тыныч, сабыр кеше, әни алып кайткан үги әтиләрнең берсенә дә охшамаган, дип куанып сөйләде. Соң ул бит бик карт, сиңа әти кебек, үзең кебек яшь егетләр дә очрар әле, дип карадым, ишетергә дә теләмәде...
-
Савыгуың – палатадашыңның нинди булуына бәйле (редакциягә килгән хат)
– Хәерле көннәр, кызлар! Менә сезгә шалтыратып, эчемне бушатырга булдым әле. Бу хәлгә юмор белән карасаң да була, зарлансаң да була. Күптән түгел больницада, терапия бүлегендә ятып чыктым. Йөрәк инде бездә хәзер барыбызда да, әле яшебез кырыктан гына узса да. Дөньясы шундый бит, тормыш гел стресслардан гына тора. Ярар, сүзем авыру турында түгел, ә палатадашым турында...
-
Фәрештә бәхете (хикәя)
Ул арткы ишектән бар баланы чыгарырга өлгерде, ләкин... үзе чыга алмады: дошман пулясы аны җибәрмәде, тотып калды...
-
«Бәхетсез мин, бәхетсез». Бәхетле булу өчен нишләргә соң?
– Бәхетсез мин, бәхетсез, – дип авыр сулаган эскәмиядә утырган ир, күзләреннән яшьләр агызып.
-
«Акча түләмәсәң, фотоларыңны иреңә күрсәтәм» (тормыштан)
– Айсылу минем яныма 1 ай элек килгән иде, – дәвам итте Рафис. – Хатының турында мөһим хәбәр бар, диде. Акча сорады. Мин бирмәдем. Ул китте, ләкин мин шикләндем. Сине күзәттем. Һәм барысын аңладым. – Нигә әйтмәдең? – Өметләндем. Үзең сөйләвеңне көттем. Кичә Айсылу белән очрашуың турында да белдем. Гөлнара күз яшьләренә буылды. – Рафис... Мин үкенәм...
-
Әниемне күралмыйм (редакциягә килгән хат)
Гомерең буе ышанган нәрсәнең ялган булуын ачыклаудан соң туган хистән дә авыр нәрсә бардырмы… Мин, беренче карашка, гадәти гаиләдә тудым. Ул әти-әнидән һәм миннән гыйбарәт. Тик бер «әмма»дан, әнинең авыру йөрәгеннән кала, безнең барысы да яхшы иде...
-
«Улымны югалттым, кызымны таптым...»
Хәбирә һәрвакыт улы белән горурланды. Ул көзге каршында басып торган Ризванга ярату күзләре белән карады. Әллә япа-ялгызы үстергәнгә шулай нык яратамы соң улын?! Ире малайга биш яшь булганда ук аларны ташлап китте. «Мин яхшыракка лаек», – диде ул, бай хатынга чыгып киткәндә. Хәбирә, күз яшьләрен эченә йотып, улы өчен яшәргә, аны тәрбияләргә көч тапты...
-
Телләрне һәм традицияләрне ничек саклап калырга? Бу сорауга җавапны бүген Осиновода эзләделәр
Бүген Карпов исемендәге лицейга мәртәбәле кунаклар килде. Бирегә күпмилләтле Яшел Үзән районында ничек яшәвебез турында фикер алышу өчен Татарстан халыклары ассамблеясе вәкилләре җыелды.
-
Әйтерсең, ул диплом миңа кирәк! (редакциягә килгән хат)
– Аһ-зарымны бушатырга шалтыратуым, кызлар! Беләм, минем кебекләр хәзер шактый… Улым былтыр мәктәпне уңышлы тәмамлап, БДИларын яхшы тапшырды һәм университетка, үзе теләгән факультетка бюджетка укырга керә алды. Мин моңа аңарга караганда йөз тапкыр күбрәк шатланганмындыр, мөгаен. Керүен керде, ләкин укырга теләге юк. Быел икенче курста, әмма...
-
Кызыл күлмәк бәхете
Бер вакыт тормышымда кара полоса башланды: эшемдә кыскартуга эләктем, егетемнең якын дустым белән миңа хыянәт иткәнен белдем. Эш эзләргә тотындым: резюмелар язып җибәрдем, тик шалтыратучы булмады. Әти-әнидән ярдәм сорарга кыймадым. Ә кесәмдә – тагын бер ай өчен ипотека түләрлек кенә акча. Нишләп бетәрмен дип аптырап йөргәндә, тормышыма кызыл күлмәк килеп керде...
-
Яраткан кешем 15 яшькә кечерәк (тормыштан)
...Баламны югалттым. Алай гына түгел, башка бала таба алмаячаксың дигән куркыныч диагноз куйдылар. Ирем тезләнеп гафулар үтенде. Әмма...
-
Зирәк тә, хәйләкәр дә була белү – гаиләне саклый (редакциягә килгән хат)
Яши-яши әни әтине ачуланмый башлады. Әти лыгыр исереп кайта да, йокларга ята. Шул ягы әйбәт иде хет. Төрле ирләр бар, күрше абый эчеп алса, бөтен этаж ду килер иде аның сүгенүләреннән. Сугышырга яратучылар да бар бит, Аллаһ сакласын! Әти тыныч булды. Дөньясын онытып йоклый, берни белми, ә әни...