Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кияүдә – бер кич (тормыштан)
Кухняда гел «Болгар» радиосы сөйләп тора минем. Анда кичләрен танышу белдерүләре дә укыйлар. Берсендә шулай тыңлыйм: бер ир танышырга телим, дип язган. Миннән ике яшькә өлкәнрәк, Казанга якын гына районда яши икән. Нәрсәгәдер телефонын язып алдым мин моның. Югыйсә гомердә дә танышу белдерүләренә борылып та караган кеше түгел инде үзем. Ялгызлык та читен бит, кеше белән бер сыңар сүз алышмаган көннәрем була. Икенче көнне тоттым да шалтыраттым мин бу номерга...
-
Онытырга хакыбыз юк (хикәя)
Улларының батырларча һәлак булуларын әйтсәләр дә, аның моңа һич кенә дә ышанасы килмәде. Үзе үлгәнче улларын көтте. «Ике улым, ике шатлыгым, Аудакимнарның нәсел агачының җимешләре иде бит алар,» - дип тилмерде Марфа әби. Сугыш бетәр алдыннан иренең дә һәлак булуы турында «кара» кәгазь ала Марфа түти. Улларын югалту хәсрәтеннән айнымаган анага ирен югалту хәсрәте дә өстәлә. Бәхетсез хатын аяктан егыла...
-
Килен төшкәндә (хикәя)
Ул капкага таба борылды, сәнәк сабына ияген терәп, көмәнле хатынга текәлде. Бераздан гына, хатынны эчкә узарга кыстап, багана артында күнитекле кеше таптануын күрде. — Кер инде, кер, Рәйханә, нигә куркынып калдың? Әйтәм ич, әти-әниләр әйбәт кешеләр минем... Пәрәмәч, Фаяз тавышы бит, Гафиятнең төпчек малае кайткан ич...
-
Соңгы теләк (хикәя)
Факиһә җиңгинең әле үләргә хакы юк: аның төпчек баласы Миңзаһит – әтисе сугышка киткәндә карында калган улы – телеграмманы алгач та юлга чыгарга тиеш. Ишектән солдат капчыгын иңенә асып, шинель кигән әнә шул сипкелле малае кайтып кына керсә, Факиһә җиңги хәлсез куллары белән бер генә тапкыр аның кыл шикелле каты чәченнән, битеннән, кытыршы солдат шинеленнән сыпыра алса – бу дөньядан аңа бүтән бернәрсә дә кирәк түгел. Тик телеграмма гына тоткарланмасын...
-
Мин иремнең элеккеге хатынының кызын яратырга тиешме? (киңәш кирәк)
Үземнең тарихым белән сезнең белән бүлешәсем килә. Вакыт табып укысагыз, языгыз әле, сез ничек уйлыйсыз: ирем хаклымы икән, әллә минме?
-
Ана язмышы (хикәя)
Үз бусагасын атлап үтә алмады Хәтимә. Кызлар туып үскән йортларына башкача керә алмадылар. Усал килененең кагуына, аңарга ияреп улының санламавына түзә алмыйча чыгып киткән ананың кайтыр юлы ябылды. Ике-өч ай бер кызында торса, бер-ике ай икенче кызында яши. Кызлары, сүз юк, икесе дә әйбәт, миһербанлы. Әниләрен күтәреп кенә йөртмиләр. Шулай да ана йөрәгендә нинди тирән яра ятканлыгын кызлары белә иде...
-
Бәхетсез җан (хикәя)
Ни булган иде соң бу чибәр егеткә? Ни өчен егерме яшендә исәнлеге беткән? Кем гаепле? Хәрби хезмәткә киткәнче бер мәртәбә дә авырып карамаган егет белән ниләр булган соң? Моны үзе генә белә Марат. Ләкин сөйләргә яратмый. Шулай да, әнисе елап-елап ялваргач, ул кыска гына итеп әйтеп салды...
-
Ниһаять өйләнә, дигәндә... (редакциягә килгән хат)
Бер ел тирәсе бергә яшәгәч, улым сөйгәненең балага узганын белә. Бәхете эченә сыймаган иде шул чакта, шатлыгын тизрәк безнең белән уртаклашты. Иртәгәсен кибеткә йөгергән йөзек белән чәчәкләр алырга. Тәкъдим ясарга карар иткән... Әмма... Әмма өйләнешүләре турында сөенечле хәбәр җиткерәсе урынга...
-
«Бу гарип хатын – хәзер сезнең мәшәкать. Сиделка булырга җыенмыйм!»
Ул көнне Әлфияне эшендә вазифасын күтәрделәр һәм, моны бәйрәм итәр өчен, ашыгып, тизлеген бераз арттырып, өенә ашкынды. Өйләренә ерак калмаган иде, көтмәгәндә, юлда, күз чите белән генә таныш буй-сынны абайлап алды. Бу Азат – коңгырт чәчле бер кызны үбеп, такси янында басып тора. Кыз куллары белән аның муенына сарылган, колагына нидер пышылдады, ә Азат ризалашып баш какты һәм аны кабат кочагына кысты. Әлфия ни булганын аңларга өлгерми калды, икенче машинаның чыелдап кычкыртканын ишетте...
-
Үз тапкырлыгыма үзем шаккаттым (редакциягә килгән хат)
Мәктәпне тәмамлагач, 1973 ел бу, киттем Казанга педагогия институтының химия факультетына укырга керергә. Күзләремне йомдым да, киттем. Керә алачагыма бер тамчы да ышанмадым үзем, чөнки русчам да ташка үлчим дәрәҗәсендә генә, белгәнемне дә чатнатып аңлаешлы итеп сөйләп бирерлек түгел. Әмма химияне мәктәптә бик яраттым. Документларны тапшырып кайттым һәм күпмедер вакыттан соң имтиханнар бирергә киттем. Беренче имтихан...
-
Карт кыз (хикәя)
Мин бит сине гомерем буе көттем. Шулай дип бөтен дөньяга сөрән саласым килде. Тик авыздан бер сүз чыкмый, баскан урынымда катып калдым. Таһир-ы-ым! – авыздан пышылдап кына чыкты сүзләрем...
-
Ир белән хатын арасына кермә – кысылып калырсың (редакциягә килгән хат)
Кечкенәдән үк бергә тәгәрәшеп үскән, мәктәптә бер парта артында утырган, студент елларында бергәләшеп төрле маҗараларны баштан кичергән, бер-беребезнең туенда шаһитлар булган дус кызым минем белән аралашудан туктады. Эш шунда, мин аның өчен хәзер, аны аңламаучы, хөрмәт итмәүче, гомерлек мәхәббәтен кабул итә алмаучы «дерь...о»...
-
«Сайла: йә мин, йә ул!»
Быел җәй без бер классташыбызны югалттык. Шулкадәр көтмәгәндә булды бу хәл. Авырып ятса да бу кадәр үкенечле булмас иде. Кичтән эштән кайткан, гаиләсенә ашарга әзерләгән, савыт-саба юган, апасы белән озак кына сөйләшкән, аннан әнисенә шалтыраткан... Ә иртән ...
-
Яшь чагыгызда «бала» дип, картлыгыгызда ялгыз калмагыз (редакциягә килгән хат)
Зина апа япь-яшь килеш тол калды. Без тугызынчы класска җиткәнче, башка ирләргә карамады. Ә менә бервакыт, апрель ае иде кебек, экзаменнарга бик каты әзерләнгәнебез хәтердә, Зина апа тормышында ир кеше пәйда булды. Менә шунда Сашаны шайтан алыштырып куйдымени! Әнисенә көн бетте. «Син ничек әтигә хыянәт итә аласың?!» – кебек үпкәле гаепләүләре белән Зина апаның көн дә канын эчә башлады...
-
Әтиең булып килгән
Җаным авырта минем, җаным... Кешенең санын гына түгел, җанын яшәтү өчен кирәк ул бәхет! Бәхетсез кешенең җирдә яшәве башкаларга да бәхетсезлек кенә китерә. Базар урамыннан узып барган һәрбер апага кулларымны сузып «Син минем әнием түгелме?» – дип сорый идем мин. Ә алар ул чакта ук бәхетсезлекнең ни икәнен белгән инде: күз яшьләрен күрсәтми узып китә алмыйлар, елыйлар иде...