Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Югары кан басымын дәвалыйбыз

1. Хуш исле канәфер (21 данә) орлыкларын алыгыз, 0,5 л су салып, якынча 5 минут кайнатыгыз. Төнәткәннән соң, сөзегез. Көненә 3 тапкыр 1 аш кашыгы эчегез. Суыткычта саклагыз.

2. 2 аш кашык дөгене юып, 750 г салкын су салып, төнгә калдырыгыз. Иртән 7 минут кайнатып алыгыз, суын сыркытып, боткасын ашагыз. Дөге боткасы ашаганнан соң, 3 сәгать дәвамында тукланудан һәм эчүдән тыелап торыгыз. Дәвалау курсы 21 көн тәшкил итә.

3. 1 стакан күрәгә, 1 стакан әстерхән чикләвеге, 1 стакан йөзем алыгыз. Барысын да ваклагыз һәм 2 стакан бал белән болгатыгыз. Көненә өч тапкыр бер аш кашыгы кабул итегез. Дәвалау курсы - 4-5 атна.

4. Бер стакан кишер согы, 1 стакан керән согы, 1 стакан бал һәм сыгылган бер лимон согын болгатырга. Көненә өч тапкыр ашаганчы 30 минут кала кабул итәргә. Катнашманы суыткычта сакларга кирәк.

5. Әгәр көн саен кабак согы эчсәгез, шулай ук кан басымын нормальләштерер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев