Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Йомшак итне чәйнәве рәхәт

Итне күмердә кыздырып ашау сезоны җитте, җәмәгать. Һәм ул йомшак булган саен тәмлерәк.

Ә итне йомшартучы маринадлар күп төрле. Менә бүген тәкъдим ителәчәген шашлык кыздырганда гына түгел, итне (шул исәптән кош итләрен дә) өйдә әзерләгәндә дә кулланырга мөмкин.

Кирәк була:
Йомырка
Берничә тырнак сарымсак
Теләгән тәмләткечләрегез.

Әзерләү:
Йомыркалар саны ит күләменнән тора, ә сарымсакны үзегезнең тәмгә карап кушыгыз.
Мәсәлән, бер килограмм итне маринадлау өчен ике йомырка һәм 5-6 тырнак сарымсак кирәк.
Йомыркаларны блендер, миксер яки кул бутагычы (венчик) белән болгатырга, сарымсакны пресс аша сыгарга, теләгән тәмләткечләрегезне дә өстәп, барысын бергә кушарга.
Ит кисәкләрен шул маринадта 2-3 сәгать тотарга. Озаграк торган саен ит тәмлерәк һәм сусылрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев