Йоклаганда "гырылдау"чылар өчен гади чаралар
Төнге тынычлыкны гырылдау авазлары белән бозучы кешеләр үзләренең бу халәтләрен сирәк сизәләр. Г
Гырылдауны ишетү безнең өчен күңелсез нәрсә, шуңа күрә озак вакыт күзгә йокы керми. Аңардан төн уртасында уянасың, кайвакыт берничә тапкыр.
Бу күңелсезлектән котылуның кызыклы ысуллары бар:
- авызын йомып, телнең тамырын мөмкин кадәр тирәнрәк тартырга һәм аны шунда тоткарлап, миндалин өлкәсендә салкынлыкны тоярга тырышырга, аннары гадәти хәлгә кайтырга, җылылыкны тоярга, 3-6 тапкыр шулай эшләргә.
Аннары, авызны зур ачып, шул ук күнегүне үтәргә;
- көн саен көненә 3 тапкыр, "и" авазын көч кулланып, 1 ай дәвамында ашаганчы 30 тапкыр әйтергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев