Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Җыерчыклардан арыну өчен, өй шартларында кулланып булырлык маска тәкъдим итәбез

Көзгеләргә карамасаң күренми...

Әйе, көзгеләргә күз салмасак, күренми ул җыерчыклар. Һәр яшьнең үз матурлыгы булса да, йөзебездәге буразналарны ничек булса да киметәсе килә бит. 

Өй шартларында кулланып булырлык маска тәкъдим итәбез. 

Аны әзерләү өчен солы кисәкләре (хлопья), сөт өсте, зәйтүн мае, йомырка сарысы, бодай оны кирәк була.
Солы кисәкләреннән блендер яки кофе тегермәне ярдәмендә он ясагыз. Шуны ике аш кашыгы сөт өсте белән болгатыгыз. Килеп чыккан масса, бүртеп, бераз вакыт торсын. Аннары йомырка сарысы һәм бер аш кашыгы зәйтүн мае кушыгыз. Әгәр дә катнашма артык куе булса, бодай онын өстәргә кирәкми. Ә инде сыек килеп чыккан икән, чама белән өстәгез. Масса каймак кебек куелыкта булсын. Әзер масканы биткә сөртеп, ярты сәгать тотарга. Аннары җылы сөт яки гади су белән юып төшерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев