Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Язын утыртуга суган әзерләү

Суган утырту өчен иң популяр ай - май, тик моны берничә ай кала да белеп тору, комачау итмәс. Суган утыртканда, хәтта дата түгел, ә һава шартлары һәм туфрак температурасы мөһимрәк. Туфрак 15-20 градус җылынганны көтеп алырга кирәк

Дедезинфекция өчен эремәне үзебезгә дә әзерләргә мөмкин. Суган-чәчүне утыртуга берничә сәгать кала марганцовка яки тоз эремәсендә чылтырырга мөмкин.

Беренче очракта 4 грамм марганцовкага 1 литр җылы суга салына. Мондый ваннада (эремәдә) чәчүне 2-3 сәгать тоталар, шуннан соң киптерәләр.

Тозлы эремә өчен 2 литр җылы суга 20-30 грамм тоз салына. Кечкенә суганчаларны тозлы эремәгә салалар, анда 3-4 сәгать тоталар. Гадәти азык тозын да, диңгез тозын да алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев