Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Витаминлы ризыклар ашагыз

Җәен һәм көзен, нәрсә ашап организмымны витаминнарга баетыйм икән дип, аптырыйсы юк – яңа өзелгән яшелчә, җиләк-җимешләр чоры. Ә бит кыш көне файдалы ризык лар тагын да кирәгрәк! Тик нәрсәгә өстенлек бирергә икән?

Гыйнвар – әфлисун, мандарин, грейпфрут һәм лимоннар вакыты. Иртән цитруслыларны ашагыз, лимонлы чәй эчегез, мандарин өстәлегездән төшмәсен, лимонлы пироглар пешерегез һәм башкалар. Әгәр дә тиеш ле күләмдә цитруслыларны куллансагыз, салкын тиеп авырулар чорын җиңел уздырырсыз.

Майлы диңгез балыгы, шулай ук, кышын файдалы, анда мөһим азык кислоталары күп. Бәясе буенча иң кулай вариант – селедка. Форель һәм сөләйман балыгы бик әйбәт вариант, тик кыйммәтрәк.

Гыйнвар рационына, һичшиксез, минераль су кертегез. Яңа ел башы – үзеңә бер файдалы гадәт кертү өчен шәп мизгел һәм үзегезне даими рәвештә минераль су эчүгә өйрәтсәгез, организмыгыз сезгә «рәхмәт» әйтәчәк.
Гыйнварның тагын бер сезон продукты – авокадо. Әгәр дә өлгермәгән, каты авокадоны кәгазьгә төреп, бүлмә температурасында 2-5 көн тотсаң, ул җитлегә.

Шулай ук, түбәндәге ризыкларны да кышын көндәлек куллануга кертергә тырышыгыз:

  • Төрле яшелчәләр (суда, парда, томалап пешерелгәннәрен)
  • Катырылган җиләк-җимешләр
  • Тозланган кәбестә
  • Диңгез кәбестәсе
  • Имбирь
  • Кабак орлыклары
  • Банан

Кышны авырмыйча чыгарга насыйп булсын, күп нәрсә үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев