Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

«Виктория» җиләгеннән үтә күренмәле кайнатма

Еш кына җиләк күп сок чыгара һәм кайнатмабыз сыек була. Озак итеп кайнатсаң, повидлога әйләнә. Анысы да тәмле, әлбәттә, әмма безнең максат – кайнатманың җиләкләрен дә төгәл саклап әзерләү.

Кирәк була:

  • 1 кг – өлгергән җиләк («Виктория»)
  • 1 кг – шикәр комы
  • 60 гр – желатин
  • Тәменчә – лимон кислотасы

Җиләкне чистартып, юарга һәм кайнатасы савытка салырга. Шикәр комын да өстәп, берничә тапкыр селкетергә. Согы чыксын өчен, төнгә шулай калдырырга. Иртән карагыз: согы җитәрлекме? Әгәр дә ул җиләк биеклегенең яртысыннан азрак икән, су өстәгез һәм утка куегыз. Бик сак кына болгатыгыз. Кайнап чыкканнан соң, күбеген җыеп, утны басыгыз. Җиләкне озак кайнатырга ярамый, шуңа, 5-7 минут кайнаганнан соң савытны плитәдән алып, суытыгыз.
Аерым савытка бер стакан җиләк согын алып, язылган инструкция буенча шунда желатинны эретегез. Аннары кайнатмага кушып, лимон кислотасын да өстәгез һәм кайнап чыгар чиккә җиткәнче бик акрын утта тотыгыз. Кайнатып чыгармагыз! Андый температурадан желатин үзенең сыйфатын югалтырга мөмкин һәм тырышлыгыгыз җилгә очачак. Әлегә сыек кайнатманы стерильләштерелгән кечкенә банкаларга тутырыгыз һәм капкачлап куегыз. Салкынчарак урында сак лагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X