Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Үзе матур, кызгылт, әче тәмле, татлы җиләк түгел миләш...

Татлы түгел, әмма файдалы!

Бу җиләктә 8% шикәр, органик кислоталар, С һәм Р витамины, гликозидлар һәм каротин бар.

Ул бик файдалы үзлекләргә ия. Кызыл миләштә аскорбин кислотасы цитрусларга караганда да күбрәк. Шулай ук аңарда: К һәм Е ви таминнары, никотин кислотасы, рутин, рибофлавин, А провитамины, пектиннар, сорбин кислотасы (әче бирә, салкында ул таркала һәм миләш татлырак була), дубиль матдәләр (минераль һәм органик матдәләр төркеме), эфир майлары һ.б. бар.
Шундый бай химик состав аркасында миләштә кан туктату, тир, үт суы һәм бәвел куу, кан басымын төшерү кебек файдалы үзлекләр күзәтелә.
Бу янып торган матур агач белән бәйле халык ышанулары да юк түгел.

Миләш язын тулысында чәчәк атып бетергәч, башка кырау төшмәя чәк.
Әгәр дә миләш яфраклары шиңеп тә, ботакларда кала икән, каты салкыннар була. Бу ышану башка агачларга да кагыла.
 Өй тирәли үскән өч миләш агачы – янгыннан саклый.
 Тәрәз каршында үскән миләш көнчеләрдән саклый.
 Миләш болдыр янында үссә – йортта муллыкка.
 Бакчаңда миләш үссә – гел мул уңыш алырсың.

Бу ырымнарга кемдер ышана, кемдер юк һәм миләш турында язманы йомгаклаганчы, бер кызыклы факт турында әйтмичә булмый.

 
Миләш бактерияләргә каршы тору сәләтенә ия, шуңа күрә, су чистарту чарасы буларак, көмеш белән бер рәттә тора. Борынгыдан ук, кешеләр, мәсәлән, печән чабарга йөргәндә, эчәргә яраклы булсын өчен, җыелып торган суларга миләш тәлгәшләре ташлаганнар. Ә сунарчылар, балыкчылар һәм туристлар бу ысулны бүген дә куллана: тынчыган суга ике сәгатькә ботаклары белән миләш яфраклары салып тора һәм су зарарсызлана, эчәргә яраклыга әйләнә.

 

 Миләш җиләкләре һәм ботаклары күз тиюдән дә ышанычлы саклый. Аңардан кайнатма, мармелад, повидло, сироп, пирог әзерләргә була. 

 

Ә без сезгә как ясарга тәкъдим итәбез. Көн саен шуны суырып йөрсәгез, организм ның авыруларга каршы тору көчен арттырырсыз.

 1 кг миләшне (хәзер суык та аның әчесе кимегән булырга тиеш, юк икән, тозлы кайнар суда тотып алыгыз һәм юыгыз) 1 стакан сулы кәстерүлгә салыгыз. Кайнап чыккач та, йомшарганчы утта тотыгыз. Аннары иләк аша үткәреп, 600 гр шикәр комы кушыгыз. Куе каймак консистенциясенә җиткәнче, болгаткалап торып, пешерегез. 1,5 см калынлыкта җәеп киптерегез. Киптерүгә килгәндә, һәркемнең үз ысулы: моны кемдер духовкада бик түбән градуста, кемдер җылы урынга куеп эшли. Ә кемнеңдер махсус киптергече бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев