Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Үт куыгында таш булганда, чөгендер төнәтмәсе ясарга киңәш итәләр

Хөрмәтле укучыларыбыз! Биредәге язмаларның диагноз кую, дәвалау билгеләү түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителүен исегезгә төшерәбез. Теләсә нинди дәвалану чараларын куллану алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшү зарур!

Берничә чөгендерне юып, әрчергә, вак итеп турап, суда пешерергә кирәк. Аның суы ширбәт кебек куерырга тиеш. Соңрак шуны сөзеп, караңгы төстәге шешәгә салып каплап куегыз да, суыткычта саклагыз.

Төнәтмәне көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан стаканның ¼ өлеше күләмендә эчегез. Аны әзерләгән көнне үк эчсәң дә була. Шулай дәваланганда, үт куыгындагы ташлар әкренләп эреячәк. 21 көн дәваланыгыз, аннары 1 атна ялдан соң, ширбәтне кабат кабул итегез. Шулай тоташ 3 тапкыр дәваланырга мөмкин.

Сәламәт булыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев