Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Үсентеләр стресслы процедурадан соң авырмыйча, гөрләп үссен өчен алар нәрсәгә мохтаҗ икән соң

Җире барның – җиме бар

Инде тәрәз төпләрендәге өченче чын яфрак­ларын чыгарган булачак яшелчә үсентеләрен пикировкалагансыздыр, мөгаен. Әлеге стресслы процедурадан соң авырмыйча, гөрләп үссен өчен алар нәрсәгә мохтаҗ икән соң?

Фосфор. Бу элемент күзәнәк стеналарын төзүдә катнаша, газ алмашуын көйли. Үсентеләрнең алар өчен идеаль шартларда үсмәүләрен исәпкә алып, пикировкалаудан соң фосфор белән ашларга кирәк. Ашлама итеп фосфат монокалиен куллану отышлырак. Аның составында фосфор 50% тәшкил итә. Суда җиңел эри, куллануы уңай һәм экономияле. Катнашма: 1 л суга 2 гр ашлама кушыла.

Тамыр ныгыту. Пикировкалаганнан соң үсентеләргә тамырлар үстерүче препарат (Корневин, КорнеСил, Радифарм) куллану комачауламас. Бу бурычны янтарь кислотасы да бик яхшы башкара. Әгәр дә фосфорлы ашламага 1 гр янтарь кислотасы да өстәп, үсентеләрнең тамыр төбенә сипсәгез, берьюлы ике максатка ирешерсез.

Үсешен көйләү. Үсемлекләргә пикировкадан соң тизрәк үз «аңнарына килергә» ярдәм итү өчен, стресска каршы препарат (мәсәлән, Эпином) белән яфракларын коендырырга кирәк. Бу аларга үсү энергиясен сакларга, туфрактан туклыклы матдәләрне тизрәк суырырга булыша.

Әлеге өч киңәшне куллану – сәламәт һәм нык үсемлекләр үстерергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев