Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Уразаның файдасы табиб күзлегеннән

Мәгълүмат

Ураза вакытында тирән пакълану (рухи һәм физик) бара. Рамазан ае дәвамында барлык органнар һәм кан тамырлары сафлана. Ураза ахырына организмыбыз беренчел чис­та халәттә була. Кеше бавыры чүп-чар эшкәртә торган заводны хәтерләтеп, куәтле эшли. Ел дәвамында тупланган барлык зарарлы матдәләр, токсиннар чыга. Уразадан соң организм тернәкләнә. Без автомобильләребезне елга бер техник тикшерүгә биргән кебек, организмыбызга да ял, бертуктаусыз азык эшкәртүдән туктап торырга, ә аннары яңа көч белән эшли башларга кирәк. Уразаның кыйммәте менә шунда да.

Ураза тоткан кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары, астма өянәге саны кими. Бавыр, бөер, лимфа чистара. Уразадан да яхшырак итеп бернинди дару дәваламый. Организмнан аммиак йөз процент чыга. Бер ай ураза тотучының биоритмы бер елга көйләнә.
Ураза Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен тотыла. Әгәр дә без моны нәкъ менә шундый ният белән тотабыз икән, сихәтен дә бирәчәк, Ин шә Аллаһ.

Уразадан соң гадәти режимга күчү

Йокы һәм уяулык вакытын көйләргә кирәк, чөнки ураза вакытында организм ризыкны иртәнге сәгать 3-4ләрдә һәм кичен 18 сәгатьтән соң эшкәртергә гадәтләнде.

Уразадан соң организм шул вакытларда гадәт буенча үт суы эшләп чыгарачак һәм ризык таләп итәчәк. Аны әкренләп үзгәртү өчен, билгеләнгән сәгатьләрдә ризык кабул итүне дәвам итәргә кирәк: иртәнге һәм кичке аш һәм дә инде әбәдне дә кертергә.

Сөт һәм әчетелгән сөт ризыкларын уразадан соң беренче көннәрдә үк кулланырга ярый.
Итнең майсызы кулайрак. Иң яхшысы – тавык һәм сыер итләре.
Яшелчә, җиләк-җимеш­ләргә һәм күп итеп су эчүгә басым ясагыз, шулай да организмның моңа ничек тәэсир итүен карагыз.
Камыр ризыклары организмга энергия бирми, шуңа алар белән мавыкмагыз. Көрпә яки яргаланмаган бөртектән пешерелгән ипи һәм сырлар файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев