Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Уразада ничек тукланырга

Рамазан аенда ризыклануга багышланган нинди дә булса тәкъдимнәр бармы?

Бер хәдистә бу хакта берничә файдалы киңәш бар.

«Уразаны тотучы кешегә көч бирүдә кулланыла торган 3 тәҗрибә бар:
1) башта ашарга, аннары эчәргә кирәк (ашаганда күп эчмәскә, ашказаны согын сыеклатмаска, ризык кулланып, 40-60 минут узгач кына эчәргә),
2) сәхәр вакытында азыкны куллану,
3) көндез йоклап алырга (13.00 -16.00 сәгать арасында 20-40 минут һәм аннан күбрәк черем итәргә)».

Бу хәдиснең сөннәткә туры килгән беренче пунктының асылы шуннан гыйбарәт: кеше, мәсәлән, кичке авыз ачу вакытында беренче эш итеп су эчә һәм берничә хөрмә ашый. Аннары кичке намазны укый, соңрак ашый.

Беренче итеп су эчү ашказаны-эчәкләрне юдырырга ярдәм итә. Сүз уңаеннан, ач карынга җылы су эчү файдалы. Аңа бераз бал да кушып җибәрсәгез була. Хәдистә ифтар вакытында ризык кабул иткәч, аны сыеклату белән мавыгырга тәкъдим ителми. Бер үк вакытта күп итеп ашау һәм эчү нәтиҗәсендә ашказанында ризыкны эшкәртү кыенлаша (ашказаны согы сыеклана), бу исә ризыкның эшкәртелеп бетмәвенә китерә, сару кайный башлый.

Ураза вакытында бу кайбер кыенлыклар китереп чыгара: кичтән кабул ителгән ризык эшкәртелеп бетми, иртәнге якта кеше йә бөтенләй ашамый, чөнки ачыкмаган була, ашаса, инде ризык өстенә ризык кабул иткән булып чыга. Ә бу исә көтелгән нәтиҗәгә китерми.

Мөселманнар кич белән һәм иртәнге якта, ягъни авыз ачканда, сәхәр вакытында артык ризык кулланудан саклансыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев