Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Ураза тоту – ач тору түгел

Айлар солтаны – Рамазан

Озак сәгатьләр ашамыйча торганнан соң, күп төрле ризыклар белән тулы бай ифтар өстәле Рамазан аенда сәламәт туклану турындагы уйларыбыз­ны юкка чыгарырга мөмкин. Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен тотылган ураза сәламәтлегебезне яхшыр­та ала, ләкин дөрес итеп башкарылган очракта гына. Бу һич кенә дә ач тору түгел, ә организмыбызны рухи һәм физио­логик яктан ял иттерү, яңарту.

Ризык кабул итүне хөрмә җимеше ашау­дан башлагыз. Ул ач торган көн дәвамында энергия биреп торучы углевод чыганагы. Җимешнең җепселләре ашкайнату тракты эшчәнлеген көйли. Шуның өстенә хөрмә магний белән калийга бай.
Күп итеп су эчегез. Көн дәвамында артык сусамау өчен, авыз ачканнан алып сәхәр ашаганга кадәр, җитәрлек су эчәргә тырышыгыз.
Эчәсе китерүче ризык­лар ашамаска тырышыгыз. Тозлы, консервланган, артык күп тәмләткечләр кушылган азыклардан баш тартыгыз. Күбрәк яшелчә-җиләк-җимеш ашагыз, алар организмда су запасын тулыландыра.
Әкрен-әкрен ашый башлагыз. Ач торганнан соң күп ашау – организмга стресс. Ифтарны су һәм хөрмә җимешеннән башлагыз, аннары аш һәм салат ярый. Күпмедер вакыттан соң төп ризыкны кабул итегез. Җылы шулпа организмны туклык­лы матдәләргә баета һәм авыр­рак ризыкка әзерли.
Ризыгыгызга барлык азык төркемнәре керсен. Ифтарда протеиннар, яшелчәләр, ярмалар, җимешләр һәм файдалы майлар булсын.
Файдалы азык-төлек сайлагыз. Ит, кузаклылар, йомырка һәм сөт продуктлары протеинга бай. Көнгә, һичьюгы, шуларның берсен булса да ашарга кирәк. Кыздырылган, тозланган һәм артык майлы ризыктан баш тартыгыз. Ярмалар, тавык түше, майсыз ит, балык, зәйтүн мае һәм җимешләргә өстенлек бирегез.
Татлы ризыклар кулланмагыз. Алар ифтардан соң эчне күпертә һәм ашкайнатуны начарайта. Канда глюкоза күләмен арттыра һәм тагын да күбрәк шикәрле ризык ашыйсын китерә. Татлы ризыкны файдалыракка – җимешләргә, цукатларга алыштырыгыз.
Каһвә читтә торсын! Рамазан аенда баш авыр­туы һәм йокысызлыктан интекмәс өчен, каһвә эчүдән тыелып торыгыз яки бик аз кулланыгыз.
Өч тапкыр ашау. Ураза тотканда өч тапкыр туклану мөһим: ифтар, җиңелчә капкалап алу һәм сәхәр. Төп ризык кабул итүне өч өлешкә бүлегез: берсе – катлаулы углеводлар, икенчесе – майсыз ит яки балык, калганы – яшелчәләр. Бу сәламәт һәм балансланган туклану була.

Тыела! Ураза тотканда, ашау һәм эчүдә чикләүләрдән тыш, тәмәке тартырга ярамый. Шулай ук ясалма косасын китерү, авызга эләккән какрыкны йоту тыела. Ни сәбәпледер авызга эләккән сыеклык­ларны төкерергә кирәк. Бу вакытта, хәтта даруларны да инъекция сыйфатында гына кабул итәргә ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев