Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Урамда имгәнгән яшел үзәнлеләр саны арткан

Әйтик, 14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге травмпунктына зыян күргән 9 кеше мөрәҗәгать иткән, ә бер атна эчендә 21-27 ноябрьдә – 24 кеше.

Кыш - травматик вакыт. Тайгак тротуарлар, подъезд ишеге төпләрендә боз - теләсә кайда егылырга мөмкин. Моннан тыш, бер атна элек бозлы яңгыр яуды, җәяү йөрү тагын да куркынычланды.

Һәр кышны ватрушка һәм тюбингларда шуу вакытында була торган бәхетсез очраклар теркәлә. Күптән түгел 8 яшьлек малай зыян күрде: таудан ватрушка белән шуып төшеп, агачка бәрелгән. Баланы Яшел Үзән район хастаханәсенә китерделәр.

Травма куркынычын ничек киметеп булуы турындагы мәгълүмат белән Ашыгыч ярдәм станциясе мөдире Андрей Моисеев уртаклаша
«Ватрушка»да шуганда бик сак булырга кирәк:
-биек таудан шумагыз;
-шуып төшү урынын бик яхшылап карагыз – артык текә борылышлар, трамлиннар, чит әйберләр, киртәләр юкмы;
-алдан буш ватрушканы төшереп җибәрегез, аның үзен тотышын карагыз;
-10 яшькәчә балаларны ватрушкада үзләрен генә шудырмагыз.


Урамда егылудан һәм травма алудан ничек сакланырга:
-һава торышы шартларына туры китереп киенегез, туңарлык һәм өшерлек булмасын;
-кысырык аяк киеме кимәгез, ул таймый торган да булсын;
-артык бозлавыклы юлларны урап узыгыз;
-баскычтан менгәндә һәм төшкәндә култыксадан файдаланыгыз;
-егылганда җыерылыгыз һәм башыгызны сакларга тырышыгыз;
-әгәр дә инде егылгансыз һәм травма алгансыз икән, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез. Сынган урыныгыз булмаса да, эчке җәрәхәтләр булуы мөмкин. Бу бигрәк тә, егылгач, кыска вакытка гына аңыгызны югалтып алу очрагында актуаль.

Яшел Үзән Үзәк хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев