Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тылсымлы алтын җимеш

Игътибар иткәнсездер, хәзер һәр сәүдә ноктасында хөрмә саталар.

Халык та бу җылы як җимеше яныннан битараф кына узып китми, ала, чөнки әлеге витамин чыганагын сезонында ашап, организмга файдасын алып калырга кирәк. Файдалы икәнен гомумән беләбез, ә тәгаен нинди сихәт бирүен белеп бетермибез.

Ә бит ул инфаркт, варикоз һәм ОРВИ авыруларын булдырмаска ярдәм итә. Хөрмә көненә 700 граммнан артык кирәкми, иммунитетны булдырырга, күз күрүен яхшыртырга һәм кәефне күтәрергә шул җитә. Һәм аны көнлек куллану өчен тагын 10 сәбәпне санап үтик.

1.Ашкайнатуга булыша. Аңарда булган клетчатка токсиннарны чыгара, эчәклек эшчәнлеген стимуллаштыра һәм ашказаны согы бүленеп чыгуны арттыра. Шулай да хөрмәне өч яше тулмаган балаларга бирүдән тыелыгыз, эчен авырттырырга мөмкин.


2.Кан өчен файдалы. Стресс һәм начар туклану, канда гемоглабин төшеп, анемия гә китерергә мөмкин. төп билгеләре – баш әйләнү, йокы килү һәм апатия. Бу очракта, табиб билгеләгән дәвалануга өстәп, рационга хөрмә кертергә кирәк. Чөнки ул эритроцитлар эшләнеп чыгуына булыша, канны сыеклата, тизләтә һәм чистарта – организм кислородка байый, кан басымы стабильләшә һәм хәл яхшыра.


3. Кан тамырларының сыгылмалылыгын арттыра. Аларның эластиклыгын арттыру өчен С, Р һәм РР витаминнары кирәк, ә барысы да хөрмәдә бар. Шуңа күрә, әгәр дә сездә варикоз яки купероз (вак кан тамырлары шартлау) билгеләре бар икән, бу алтын җимеш өстәлегездә булырга тиеш.


4. Күз күрүен яхшырта. Хөрмәдәге А витамины һәм бета-каротин күз мускулларын ныгыта, тукымалары тернәкләнү процессын тизләтә. Аңардагы зеаксатин катаракта куркынычын киметә.


5. Йод чыганагы булып тора. Эндокрен системасындагы проблемалар тазаруның бер сәбәбе булып тора. Калкансыман бизнең нормаль эшләве өчен йод кирәк, ә хөрмәдә ул күп.


6. Организмнан кирәкмәгән нәрсәләрне чыгара. Моңа хөрмәдәге магний һәм калий ярдәм итә. аны көн саен ашаганда бөерләрдә таш барлыкка килү куркынычын киметергә мөмкин. Әлеге җимеш организм нан артык тозларны чыгарып, аяк һәм кул шешенүен юк итәргә булыша.


7. Йөрәкне ныгыта. Көнгә ашалган бер хөрмә йөрәк өянәге мөмкинлеген киметә. Аңардагы минераллар һәм фенол кушылмалары атеросклероз (кан тамырлары томалану) белән көрәшү өчен кирәк.


8. Кәефне күтәрә. Җимештә В витамины бар, ә аңардан башка нерв системасы нормаль эшләми. Хөрмәдәге триптофан бәхет һәм шатлык гормоны – серотонин эшкәртелүдә катнаша.


9. Иммунитетка ярдәм итә. Зур күләмдәге (бер җимештә тәүлеклек норманың 80%ы) С витамины иммун сис темасын стимуллаштыра. Татлы булуы белән, организмны гөмбәчекле һәм вируслы инфекцияләрдән саклаучы ак кан күзәнәкләре күләмен арттыра. Бронх авырулары вакытында, пневмония мөмкинлегеннән сак лап, какрыкны активрак чыгарырга ярдәм итә. Салкын тигәндә согын тамак чайкау өчен кулланырга була.


10. Организмны кальций белән тәэмин итә. Ел саен, бик акрын гына, әмма сөякләребез яңара һәм моның өчен кальций кирәк. әгәр дә бу элемент ризык белән керми икән, организм аны сөяк ләрдән ала. 100 гр хөрмәдә 127 мг кальций бар – бу кеше өчен тәүлеклек норманың 11%ын тәшкил итә.


Хөрмәнең зарары. Җимештә сахароза күп. Ябыгырга теләүчеләргә аны ашау кирәкмәс. Диабет һәм ашказаны асты бизе авырулары булганда да хөрмә куллануны тыярга мөмкиннәр. Ашказаны-эчәклек тракты авырулары диагнозы куелса, шулай ук хөрмәдән баш тартыгыз.


Авызны бөрештерсә. Андый өлгермәгән хөрмә беребезгә дә ошамый. Әгәр дә шундыйны алгансыз икән, аны өй шартларында өлгертеп җиткезеп була. Җимешне банан һәм алма белән бергә кара пакетка салып куярга кирәк – 3-4 көннән татлы һәм йомшак булачак. Шулай ук, бер тәүлеккә катыргычка куярга яки, киресенчә, 12-14 сәгатькә җылы суга салырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев