Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тукранбаш (клевер) турында

Әлеге аяк астында үсеп яткан чәчәкне җыеп киптерергәме-юкмы икәнен язманы укыгач хәл итәрсез.

Ак тукранбашның үзенчәлекле файдасы – аның кан сыеклату сыйфатында. Әлеге чәчәк тромбоз һәм варикоз авыруыннан профилактика булып тора. Ә инде кызыл чәчәклесе, составында булган кумарин һәм башка компонентлар аркасында, онкологиядән ярдәм итә.

Тукранбашның хатын-кыз сәламәтлегенә файдасы, аның гинекологик авырулар вакытында хәлне җиңеләйтергә ярдәм итүендә. Аны кушып ясалган төнәтмәләр һәм чәйләр гормональ фонны тигезли һәм авыртуны киметә. Климакс вакытында да хәлне җиңеләйтә.

Бу үсемлекнең ирләр организмына да файдасы зур. Тукранбаш табигый афродизиак булып тора. Даими кулланганда, чәчәк потенцияне яхшырта. Үсемлекнең кан тамыр ларына уңай йогынтысы ирләрне инфаркт һәм инсульттан саклый.

Халык медицинасында бу чәчәк нигезендә ясалган дарулар киң кулланыла, чөнки бик күп авырулардан шифасы бар: иммунитетны күтәрә, организмны чистарта, бавырга бик файдалы, ялкынсынуны киметә, инфекциягә каршы көрәшә, метоболизмны яхшырта һәм ашказаны-эчәклек эшенә ярдәм итә, кан тамырларын ныгытып, йөрәк авыруларын кисәтә, шулай ук, холестериннан файдалы, чәч һәм тире халәтен яхшырта, псориаз, гөмбәчекләр һәм экзема булганда зарарлансызландыра, ялкынсынуга каршы көрәшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев