Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Төшермәдем дә, ватмадым да

Сорау-җавап

– Кесә телефоным эш ләүдән туктады. Мин аны 5 ай элек махсус салоннан сатып алган идем, шунда бардым. Менеджер телефонны карады да, сыдырылган урыннар бар дигәнне сылтау итеп, төшереп җибәргәнсез, йә ваткансыз дип, аны гарантияле ремонтка алудан баш тартты. Әмма аны мин төшермәдем дә, ватмадым да. Үземнең хаклы икәнне ничек исбатларга?

– Кибеттәгеләр хаклы түгел. Телефонның ни сәбәпле эштән чыкканлыгын экспертиза гына ачыклый ала. Гарантия срогы чыкмаганлыктан, экспертизаны үткәрү кибет өстенә төшә. Әгәр экспертлар телефонда производство кимчелеге юк, ә механик бәрелү дигән нәтиҗә ясый икән, экспертиза уздыру хакын үзегезгә түләргә туры киләчәк. Шуңа күрә, телефоныгызны төшермәгән, бәрмәгәнлеккә иманыгыз камил булса, кибеткә дәгъва язып, телефоныгызны тикшерергә бирә аласыз. Әгәр рәсми дәгъвагызга кибеттә җавап бирмиләр икән, экспертизаны үз исәбегезгә үткәреп, акчасын кибеттән суд аша ала аласыз. Телефонны алмаштыру яки акчасын кайтарып алу мәсьәләсен дә шулай хәл итәргә була. Телефонны 45 көн эчендә ремонтлап бирмәсәләр, сез моңа хаклы буласыз. Вакыт язмача дәгъва биргән көннән (яисә заказлы хат итеп, почта аша җибәргән көннән) башлап исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев