Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тәнгә чыккан әйберләрдән сарымсак коткара

Тиредә барлыкка килгән һәм куркыныч тудыра торган сөяннәр яки папилломнан арыну өчен бик нәтиҗәле рецепт бар.

Аларны очраклы һәм ялгыш канатырга мөмкин, ә операция һәрвакыт шик һәм курку тудыра. Сезгә тәкъдим ителәсе рецепт халык медицинасында сыналган.

Әгәр дә сезнең миң, сөян яки папилломагыз булса, алардан зарарсыз рәвештә котылырга сарымсак компрессы ярдәм итәр.

Моның өчен кирәк:
1. 50/50 нисбәтендә су белән катнаш спирт алып, сарымсак тырнакларын ваклап, бергә кушарга. Аракы сарымсактан ясалган ботканы күмәргә тиеш, катнашма 2 тәүлек тора.
Кирәкле урынны шуның белән майлап, пластырь белән ябыштырырга була. Беткәнче, шулай 5-7 көн эшләргә. Башта ул кибә, аннары, тире өстендә эз калдырмыйча, төшә.

2. Сарымсакны вакларга һәм бал белән 50/50 кушарга. Мондый ботканы тәнгә чыккан шундый "үсенте"ләргә, яраларга сыларга. Бактерияләрне үтерә, дезинфекцияли, төзәтә, яраларны тарттыра.

Бу рецептлар бик нәтиҗәле, алар инде күп кешеләргә ярдәм иткән, аларны тәҗрибәле халык дәвалаучылары һәм багучылары тәкъдим итә!

Табиб белән киңәшләшегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев