Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Теплицагызны кышка әзерләгез

Моны әлеге корылмагыз сезгә озаграк еллар хезмәт күрсәтсен һәм уңышыгыз күбрәк булсын өчен эшләргә кирәк.

1.Чисталык – сәламәтлек нигезе.
Беренче чиратта, кимерүчеләрне җәлеп итмәс өчен, теплица эчендә бернинди яшелчә калдыкларын калдырмыйча, чистартып чыгарырга кирәк. Чүп үләннәре, яфракларны да юк итегез, аларда микроблар, гөмбәчек споралары калырга мөмкин. Әгәр дә теплицадагы туфрак яшелләнгән булса, ул катламны да алырга һәм яңа җир салырга кирәк.

2.Туфракны эшкәртү.
Бу бик мөһим. Кагыйдә буларак, теплицада иң «төп» яшәүчеләр фитофтора, ончыл чык һәм черүнең күп төрләре. Шулардан котылу өчен иң киң таралган чаралар: бакыр купоросының 3 процентлы эремәсе, кайнар су (тик ул файдалы микроорганизмнарны да үтерәчәк), фитоспорин яки башка биофунгицидлар, метронидазол (1 төймәне 1 л суда эретеп). Сидератлар (горчица, вика, рапс, май тормасы) чәчсәгез дә файдалы.

3.Теплицаның каркасы турында да онытмагыз.
Чөнки анда гөмбәчек споралары, микроблар һәм инфекция кузгатучылар яшәргә мөмкин. Аларга каршы иң экологик ысул – теплица эчен яшел сабын эремәсе белән юу. Әгәр дә быел теп лицагызда гөмбә һәм инфекцияләр булган булса, агач әйберләрне 5 процентлы бакыр купоросы эремәсе, металлны – аш серкәсе белән, ә пыяла яки поликорбанатны 40 процентлы формалин яки шул ук бакыр купоросы белән эшкәртегез.

4.«Консервлау».
Алга таба теплицаны кышка «консервлыйбыз». Анда ярык, тишек һәм чатнаган урыннарны тикшерегез. Аларны томалау өчен силиконлы герметик кулланыгыз. Кыш көне кар басып каркаска зыян килмәсен өчен, эчке яктан араларын 1,5 метр калдырып, Т-рәвеш ле терәүләр куегыз, алар җиргә чуммасын өчен, такта яки бетон плитәгә бастырыгыз.

5.Форточкалар һәм ишекләр.
Кышын теплица эченә төрле хайваннар кермәсен, җил каркасны каерып атмасын өчен, ишек-тәрәзәләрен ябарга киңәш итәбез. Ә форточкасын, суык һава керсен һәм барлык корткычлар, микроблар катып үлсен, җылытып җибәрсә конденсат җыелмасын өчен, ачык калдырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев