Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тел йотарлык алма пирогы

Гадәти булмаган бу ризык бик гади әзерләнә.

Кирәк:
Алма – 900 гр
Сыер мае – 20 гр
Юка лаваш – 1,5 данә
Джем – 2 аш кашыгы

Койка:

Йомырка – 1 данә
Каймак – 150 гр
Алма согы – 100 мл
Шикәр комы – 2 чәй кашыгы
Тоз – бер чеметем

Алмаларны әрчеп, эре кыргычтан уарга. Дуршлаг аша алма согын сыгарга.
Табада бер кисәк майны кыздырырга, алмаларны шуңа салып, 4 минутлап кыздырырга.
Әгәр дә алмагыз әче сортлардан булса, шикәр комы куша аласыз. Шулай ук, теләктә булса, йөзем һәм чикләвек тә өстәсәгез ярый.

Койка өчен барлык ингредиентларны кушып, яхшылап болгатырга.

Лавашка джем яки кайнатма, ә аның өстенә алма пюресын ягарга. Лавашны уралма итеп төрергә һәм зур булмаган кисәкләргә бүләргә. Кечукнә уралмаларны формага төзеп, өстенә койканы агызырга.

180 градуста 25 минут пешерергә.
Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев