Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

“Төбен өю”, — дигәч, беренче чиратта бәрәңгене искә төшерәбез

Бу ысул күп культураларның тәрбияләү шарты булып тора.

Төбен өю бәрәңгене тизрәк чәчәк аттыра, уңышын арттыра, фитофтороз, башка гөмбәле авырулардан сакларга да булыша. Моны сезонга өч тапкыр эшләргә кирәк.
 Кәбестәнең төбен беренче эре яфраклары чыккач ук өяргә кирәк. Болай кәбестә башын тизрәк җыя башлый, тамыры ныгый. Иртә өлгерә торган сортларны бер тапкыр өю җитә. Соң өлгерүче сортларны сезонга 2-3 тапкыр өяргә туры килә. Ягъни моны 3 атна саен кабатлап торырга кирәк.
 Томат төбенә өйгәнне бик ярата. Бу эшне үсентеләрне даими урынына күчергәннән соң 2-3 атнадан ук башларга һәм ике атна саен кабатлап торырга кирәк.
* Үсемлекләрнең төбенә яңгырдан соң яки су сипкәч иртән яки кич өяргә кирәк. Дымлы туфракны өйгәндә үсемлек тиз арада ян тамырчалар җибәрә, ныгый, үсә. Коры, кайнар туфракны кузгатуның файдасы юк. Әмма туфрак бик юеш тә булмаска тиеш. Китмәнгә ябыша торган юеш туфракны өйгәндә җир ката һәм тамырлар сулый алмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев