Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тавыгыгыз күкәй саламы?

Тавыклар ел фасылларына карамыйча йомырканы яхшы салсын өчен, максималь уңайлы шартлар тудырырга кирәк.

Кетәклекне җиһазлауга бердәм таләпләр юк, әмма аны төзекләндергәндә билгеле бер кагыйдәләрне үтәү мөһим:
? Кетәклекне тыныч урында ясыйлар.
? Ояларын бер үк биеклектә урнаштырырга кирәк, алар үтәли җилләрдән сакланган булырга тиеш.
? Идән өчен балчык файдалану уңышлырак – ул кышын азрак ката. Идәнгә, шулай ук, опилка түшәргә була, анда тавык лар рәхәтләнеп казыналар.
? Кетәклек артык зур булырга тиеш түгел, иркен урында кошлар йомырка азрак сала.
? Йомырка салу өчен оптималь температура +23 — +25 градус.
? Кетәклектә кояш яктысы корылма эченә керерлек итеп урнашкан берничә тәрәзә булырга тиеш, ләкин нурлар ояларга туры төшмәсен.
? Хәзер коелган, әмма каралмаган кипкән яфрак ларны капчыкларга тутырып куйсагыз яхшы. Кыш көне кетәклек идәненә түшәргә әйбәт була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев