Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Татарстан табиблары “ватрушка” турында: “Тюбингларда шуганда юл- транспорт һәлакәтендәге кебек имгәнергә мөмкин”

Әлеге шуу җайланмалары сәгатенә 50 чакрымга кадәр җитә алганга, җитди җәрәхәтләр алу мөмкинлеге зур.

«Бервакыт шундый очрак булды, Горький паркында яшь егет “ватрушка”га утырып шуганда агачка килеп бәрелә. Ул каты җәрәхәтләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер очракларда мондый имгәнүләрне юл-транспорт һәлакәтләреннән соң булганнары белән дә чагыштырырга мөмкин,» - дип билгеләп үтте Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең травматолог-ортопеды Булат Зиатдинов.

Бәхетсезлек очракларыннан саклану өчен, медиклар мондый шуу җайланмасында махсус тигез урыннарда гына шуарга тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев