Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тәрәзәдә – куркыныч

Яз башыннан өйләребезгә саф һава кертү өчен тәрәзәләребезне ешрак ача башлыйбыз.

Һәм, статистика буенча, шул вакыттан кечкенә балалар белән бәйле фаҗигаләр дә арта. 

Беренче чиратта аларның иминлеге турында кайгыртсак иде:

  • Баланы күз уңыннан ычкындырмагыз. Тәрәзәдән егылып төшү очракларының 70%ы, аларның үзләре генә калганнан соң, беренче унбиш минутта була.
  • Тәрәзәләрегезне махсус саклану җайланмалары белән җиһазландырыгыз. Аларны төзелеш кибетләреннән алырга мөмкин.
  • Өй җиһазларын бала тәрәзә төбенә алар ярдәмендә менә алмаслык итеп урнаштырыгыз.
  • Москит сеткаларына ышанмагыз. Алар беркетмәләреннән аз гына авырлыктан да бик җиңел ычкына.
  • Пластик тәрәзәләрне әз җилләтү режимына куймагыз, алар ачылып китәргә мөмкин.
  • Тәрәзәләрнең ничек ачылуын балага күрсәтмәгез. Аны тәрәзә буенда нинди куркыныч көтеп торыргы мөмкинлеген аңлатырга тырышыгыз.

Сак булыгыз һәм балаларны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев