Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тәнгә татау төшереп, аны берникадәр вакыттан соң бетерсәң, бу барыбер гөнаһ саналамы

Әлеге сорауларга «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.

– Тәнгә татау төшереп, аны берникадәр вакыттан соң бетерсәң, бу барыбер гөнаһ саналамы?

– Коръәндә Аллаһ барлыкка китергән бар нәрсә камил һәм яхшыртуны таләп итми дип язылган. Шуңа күрә кеше тәненең артык бизәлеше Аллаһ тарафыннан барлыкка китерелгән рәвешләрнең үзгәрүенә китерә һәм әлеге хәрәм катгый хөкем ителә. Коръәндә шайтан­ның шундый сүзләрен укыйбыз: «Мин аларга Аллаһның барлык­ка китергәнне үзгәртергә кушам». Исламда татуировкалар тыела. Бу тыю Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сүзләренә нигезләнә: «Пәйгамбәр чәч өстәүчегә һәм калынайтучыга, татауны эшләүчегә һәм аны эшләтүчегә ләгънәт укыды…» Ягъни, татау ясаган өчен гөнаһ рәссамга да, клиентка да төшә, чөнки бу Аллаh яраткан нәрсәләрне үзгәртү төрләренең берсе һәм зур гөнаһ. Болар барысы да стандарт татуировкаларга кагыла, алар тире астына тишеп ясала, нәтиҗәдә сурәт юкка чыкмый. Әгәр дә ул тире өслегенә тишелмичә генә ясалса һәм вакыт узу белән бетерелә икән (хна салгандагы кебек), билгеле бер шартларда мондый сурәт рөхсәт ителә, чөнки асылда ул татау түгел, ә тире буяу төре һәм тәнне су белән юешләүгә комачауламый.

Нинди шартларда татау рөхсәт ителә?

Рәсем гомерлеккә булырга тиеш түгел, ул вакыт узу белән юкка чыгарга тиеш.
Рәсем су белән тире контактына комачауламаска тиеш.
Динебезгә оят булган рәсемнәр ясарга ярамый.
Рәсемдә бернинди лозунглар, ялган идеология яки ялгыш тенденция билгеләре булырга тиеш түгел.
Рәсемдә җанлы әйбернең сурәте булырга тиеш түгел.
Аллаһ исемнәрен яки Коръән аятьләрен язарга ярамый.
Рәсемнәрне гаурәт урыннарга ясарга ярамый.
Хатын-кыз рәсем­нәрен чит ир кешеләргә күрсәтергә хакы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев